Гусман Яхья Улы 14.08.1908 — найти родственников по фамилии на Familio

Гусман Яхья Улы

Автор
Фейсханов К.

умер 1942

Отец
Яхья Муси Улы17.03.1872 г.р.
Участники
Место
Комментарий
Рождение
14.08.1908
Малые (Верхние) Ширданы,Свияжского уезда Казанской губернии

Образование
Неизвестно

КҮРЕНЕКЛЕ ЯКТАШЫБЫЗ ТУРЫНДА ТУЛЫРАК МӘГЪЛҮМАТ Мусин Госман Яхъя улы (14.02.1908, Казан губернасы, Зөя өязе, Кече Шырдан авылы. – 1942), график , нәкышьче. Казан сәнгать техникумын тәмамлый (1930). Б. Урманче шәкерте. Рәссамнар берлеге әгъзасы (1939). Иҗат юлын театр рәссамы булып башлый. 1930-40 елларда Татарстан дәүләт нәшрияты белән хезмәттәшлек итә, балалар китапларына, мәктәп дәреслекләре, хрестоматияләргә рәсемнәр ясый. Татар китабын бизәүче беренче рәссамнардан . 1930 елларда дөнья күргән басмалар арасында Мусин Г.Тукайның ”Авыл мәдрәсәсе”,”Кәҗә белән Сарык”, “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”, “Буран”кебек әсәрләренә карандаш, тушь белән ясалган рәсемнәре, шулай ук “М.Горький Казанда” китабындагы график рәсемнәре белән таныла. Татар китабын бизәүдә 1920 еллардагы конструктивизм һәм стиль шартлылыгыннан реализмга күчү Мусин исеме белән бәйле. Аның хезмәтәрендә күренешләрне дөрес кору, әсәрнең фәзаи тирәнлеген ачу, декоратив яссылык һәм образлы шартлыллыкка алмашка килгән күләмнәр һәм төсләр нисбәтен күрсәтү омтылышы сизелә. Мусинның станлы нәкышь әсәрләре сакланмаган, әмма аның “Кызыл металлист заводында” (1936 еллар тирәсе), “Каз өмәсе” (1940-41, Мәскәүдә узачак Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына әзерләнә) картиналарының авторы булуы мәгълүм. “Татхудожник”ның 1нче күчмә күргәзмәсендә катнаша (Зеленодольск ш., 1936). 1941 дә армиягә алына, сугышта һәлак була. (Татар энциклопедиясеннән алынды). Фотода Госман Мусинның Габдулла Тукайның “Авыл мәдрәсәсе” шигыренә иллюстрациясе. Кәгазь, тушь.1935.

Военная служба
Неизвестно
Мусин Гусман Яхьевич рядовой Дата рождения __.__.1908 Место рождения Татарская АССР, Нурлатский р-н, д. Штрагали Дата выбытия __.05.1942 Причина выбытия пропал без вести Источник информации ВК Республики Татарстан Номер дела ист. информации инв. 380

https://pamyat-naroda.ru/heroes/memorial-chelovek_dopolnitelnoe_donesenie17370395/

Смерть
1942

Мы используем куки для улучшения работы сайта.